«Татарстан Республикасының яшь рационализаторы һәм уйлап табучысы»Республика конкурсы.

2026 елның 20 мае, чәршәмбе
  Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре Берлеге» региональ иҗтимагый оешмасы һәм «Татарстан Республикасы уйлап табучылары һәм рационализаторлары җәмгыяте» региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2026 елның 22 апреленнән 15 августына кадәр «Татарстан Республикасының яшь рационализаторы һәм уйлап табучысы»Республика конкурсы оештыра. Конкурс Татарстан Республикасының яшь рационализаторлары һәм уйлап табучылары казанышларын пропагандалау, яшьләр арасында техник иҗатка кызыксыну уяту, шулай ук Татарстан Республикасының яшь рационализаторлары һәм уйлап табучылары арасында аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булдыру юлы белән техник иҗатның абруен күтәрү максатларында үткәрелә. Тулырак сылтама буенча:  Положение по конкурсу Молодой рационализатор и изобретатель    
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International