Татарстан Республикасы Идарәче кадрлар резервына конкурс нигезендә сайлап алу.

2026 елның 20 мае, чәршәмбе
  Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты республиканың идарәче кадрларын резервка өстәмә сайлап алу турында игълан итә! Идарә тәҗрибәсе, җитәкче компетенцияләре яхшы булган һәм Татарстан үсешенә үз өлешен кертергә теләгән гражданнарны катнашырга чакырабыз. Гражданлык-патриотик юнәлештәге проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы кандидатларны, махсус хәрби операция ветераннарын, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне, предприятие һәм оешма вәкилләрен күрүебезгә шат булачакбыз.  Таләпләргә туры килгән һәм республиканы үстерү теләге белән янган һәркем өчен  конкурс ачык! Бәяләү процедураларын уңышлы узган очракта сезнең мөикинлекләр: -Татарстан Республикасын үстерүгә юнәлдерелгән проектны тәкъдим итәргә һәм гамәлгә ашырырга; -республиканың иң яхшы идарәчеләре командасына эләгү; -Татарстанның югары җитәкчелеге арасыннан остаздан (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе; Татарстан Республикасы Премьер-министры; Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе; Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарлары)консультацияләр алырга; -региональ һәм федераль дәрәҗәдәге иң яхшы экспертларны җәлеп итеп, әзерлекнең махсуслаштырылган программасын узарга. Татарстан Республикасы Идарәче кадрлар резервына конкурс нигезендә сайлап алуда югары һөнәри белемле һәм идарә эшчәнлеге стажы булган Россия Федерациясе гражданнары катнашу хокукына ия. Кандидатларга карата җентекле таләпләр Татарстан Республикасы Идарәче кадрлар резервын формалаштыру, әзерләү һәм алардан файдалану тәртибе турындагы Нигезләмәдә күрсәтелгән. Конкурста катнашу өчен кирәкле документлар: а) шәхси белешмәләрне эшкәртүгә ризалык белән шәхси гариза; б) Нигезләмәнең 11 пункты нигезендә кандидатны тәкъдим иткән зат тарафыннан имзаланган характеристика. Характеристикада ирекле рәвештә түбәндәгеләрне күрсәтергә кирәк: кандидатның ФИОсын, кандидатның шәхси, һөнәри һәм эшлекле сыйфатлары турында кыскача белешмәләрне, кандидатның җитәкче сыйфатында хезмәт вәкаләтләре исемлеген, аеруча әһәмиятле хезмәт казанышларын, бүләкләрен һ. б.; в) белешмә-объектив (кәгазьдә һәм электрон рәвештә); г) сәламәтлек торышы турында документ (no 001-ГС/у формасы буенча бәяләмә яисә терапевттан белешмә). Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль, 9 нчы корпус, 102 нче кабинет. Өстәмә мәгълүмат алу өчен (843) 567 - 88 - 62 телефоны буенча яки электрон почта аша: Adel.Bayazitov@tatar.ru . мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International