ОСПСиД белгечләренең профилактик эше: иминлек турында кайгырту һәм гаиләләргә ярдәм итү.

2026 елның 20 мае, чәршәмбе
  Халыкның иминлеген тәэмин итү буенча комплекслы эш кысаларында ОСПСиД гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль участокларда профилактик чаралар үткәрделәр.  Очрашулар барышында белгечләр сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм янгын куркынычсызлыгы чараларын искә төшерделәр, көндәлек тормышта игътибарлылык һәм җаваплылык кирәклеген ассызыкладылар. Аерым игътибар  авыр ситуациядә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер ресурсларга- ышаныч телефоннарына бирелде. Моннан тыш, белгечләр үзенчәлекле балалар тәрбияләүче гаиләләрдә булдылар, аларга ярдәм күрсәтү, сорауларга җавап бирү һәм балалар өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит булдыруга ярдәм итүче файдалы мәгълүмат белән уртаклаштылар. Мондый профилактик әңгәмәләр халыкның мәгълүмат дәрәҗәсен күтәреп кенә калмыйча,  үзара ярдәмләшү һәм кайгырту атмосферасы тудырып, ышанычны ныгыта.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International