Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Аксубай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Районның картасы
Аксубай муниципаль районы башлыгы
Идарә итү органнары
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе
Авыл җирлекләре
Аксубай муниципаль районының территориаль планлаштыруы
Район тормышы
Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр
Коррупциягә каршы тору
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Иҗтимагый совет
Профсоюз тормышы
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышлана
Файдалы сылтамалар
Районда эшкуарлык
Конкурслар, игълан
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Районның икътисады һәм күрсәткечләре
Тематик бүлекләр
Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
Кулланучыларның хокукларын яклау
Инициатив бюджет
Муниципаль-хосусый партнерлык
Ситуацион үзәк
Документлар
Гамәлдәге программалар
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының рәсми хокукый мәгълүмат порталында норматив-хокукый актлар
Башкарма комитеныңы карарлары hәм боерыклары
Муниципаль берәмлекләр Советының статус документлары
Авыл җирлекләренең статус документлары
Пресса хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының махсус блогы
"Алар җиңүне якынайттылар" ( БВС җиңү көненә)
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Порядок и время приема граждан
Интернет- кабул итү
Норматив документлар
Кире элемтә
Сайтның терәге
Муниципаль районнар
Аксубай муниципаль районы
Казанда «Сәйяр»республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.
2026 елның 22 мае, җомга
«Сәйяр» республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы 20 майда Казанның Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында узды. "Сәйяр" фестивале - уникаль проект, ул елдан-ел масштаблырак була бара: быел гына да анда меңнән артык театр коллективы катнашты", - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстанда яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча рәис каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов, чарада катнашучыларны сәламләп. Быел фестиваль 13 нче тапкыр уздырыла. Мәктәп этабы гыйнварда, муниципаль этап – февральдә, зона этабы апрельдә узды. Чыгышлар татар, чуаш, удмурт һәм мари телләрендә тәкъдим ителде. Быел читтән торып уку этабында Татарстанның 45 муниципалитетыннан 530 коллектив катнашты, ә иң яхшы 60 коллектив бүләкләү тантанасына чакырылды. Алар арасында Иске Тимошкино урта мәктәбенең «Радуга» театр коллективы (җитәкчесе Кожеманова Елена Васильевна) авыр сугыш чоры турында чуаш телендә куелган спектакльне лаеклы тәкъдим итте. Спектакль улларын фронтка озаткан әнисе турында сөйли - һәм берсе дә исән-сау өенә кайтмый. Яшь артистлар ана кайгысының тирәнлеген, халыкның ныклыгын һәм батырлыгын җиткерә алдылар. Татарстанда игълан ителгән хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына туры килгән бу матур һәм күңелне нечкәртә торган эш жюрины битараф калдырмады. Конкурс йомгаклары буенча коллектив, диплом һәм 50 мең сумлык сертификат алып, үз номинациясендә мактаулы III урынны яулады. Бүләкләү тантанасына шулай ук балалар театр коллективлары җитәкчеләре: Иске Илдерәк балалар бакчасы тәрбиячесе Васюткина Любовь Георгиевна һәм ЯңаТимошкино төп мәктәбенең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Ярославлева Надежда Николаевна чакырылган иде. Алар дипломнар һәм 15 мең сумлык сертификатлар алдылар. Аксубай районын лаеклы тәкъдим иткән өчен республика фестивалендә катнашучыларга, театр түгәрәкләре җитәкчеләренә, Иске Тимошкино һәм Яңа Тимошкино мәктәпләре, Иске Илдерәк балалар бакчасы җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез, бүләкләр белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Киләчәкнең нигезе буларак намус: мәктәп яны лагеренда коррупциягә каршы тору турында мөһим әңгәмә узды.
ПК
Хөрмәтле район халкы! Сезгә «Госуслуги. Дом" торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез, ул торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен смартфон аша хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Инфраструктура
Чит илгә чыгучы туристларга тәкъдимнәр
Роспотребнадзор
ОРВИ җәй көне
Роспотребнадзор
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз