Опека һәм попечительлек өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен секция утырышы.

2026 елның 22 мае, җомга
  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсен уздыру кысаларында 2026 елның 22 маенда опека һәм попечительлек өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен «Опека һәм попечительлек эшчәнлегендә заманча тенденцияләр»темасына секция утырышы узды. Безнең районнан  Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.С. Тимирясов һәм Башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы А.А. Төхфәтуллина катнашты. Чара азагында опека һәм попечительлек өлкәсендә эшләүче белгечләрне бүләкләделәр.  Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Төхфәтуллина Айсылу Яхъя кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International