Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында Аксубай районы командасы 1 урынны яулады!

2026 елның 25 мае, дүшәмбе
  Мөслим авылында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында ирләр командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Ярышлар йомгаклары буенча беренче урынны Аксубай районы командасы яулады, икенче урында-Мөслим районы, өченче урында-Чүпрәле районы. Безнең спортчыларыбыз чын характер, җиңүгә омтылыш күрсәттеләр һәм мәйданчыкта лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Команданы искиткеч чыгышлары белән котлыйбыз һәм яңа спорт казанышлары телибез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International