Федоровка интернат-йортында тәрбияләнүчеләрнең күбесе китап сөючеләр һәм Аксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырган чараларда бик теләп катнашалар.
Бәйрәм алдыннан Аксубай үзәк китапханәсе коллективына даими кайгыртулары, игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәсебез килә. Сезгә иҗади уңышлар һәм эшегез чәчәк атуын телибез!