Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2026 елның 3 июне, чәршәмбе
Хөрмәтле гражданнар!                                                                     «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдан  2026 елның  3 июне  18.00 сәгатьтән  4 июнь    18.00 сәгатькә кадәр вакытка метеорологик күренешләр интенсивлыгы турында консультация-кисәтү. 2026 елның 4 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:  -төнлә һәм иртән томан - көндез яшен һәм җилнең кыска вакытлы көчәюе 15-17 м/с Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буен ча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга : туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Кинәт туктаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга к, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Мөмкин булганча  табигатьтә озак сәфәрләрдән тыелыгыз. Машина йөртүчеләргә: 1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга; 2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә; 3. Кинәт тукталдан тыелырга, туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк; 4. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк.; 5. Бөтен оптика эш халәтендә булырга тиеш; 6. Хәрәкәт күп булган урыннарда, мәктәпләр янында, чат һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшүләрдә куркынычсызлык тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә. Җәяүлеләргә киңәш ителә: 1. Урамнар һәм юллар аша чыкканда бик игътибарлы булу; 2. Урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына кисеп чыгарга, күз күреме җитәрлек булмау һәм юл өслеге тайгак булу аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәклеген истә тотарга; 3. Машина йөрү өлешен кичү өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланырга; 4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны кичмәскә; 5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә; 6. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылыкны кире кайтара торган элементлар беркетергә.

Яшен вакытында:

 

Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр ява башласа, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта аның узганын көтегез.  Автомобильдә дә сәфәрне дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә  бозылулар булырга мөмкин. Туктап машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яңгыр узганны көтәргә кирәк.

 

Яшенле яңгыр вакытында сез ачыклыкта булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

 

Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк.

 

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булу мөһим.

 

Мөмкин булса, ерак сәфәрләргә барудан тыелыгыз. Җил көчәйгәндә: 1.Биналардан чыкмаска киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2.  Әгәр көчле җил сез урамда вакытта чыкса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу  җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.  3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталар, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк  4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил сындырган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр  линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч. 6. Югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил өзеп алган түбә һәм лепка декоры элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә  яки ремонтлана торган биналар янында арта.  7. Йортның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк. 8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны кичмәскә, чөнки юлның тайгак өслеге аркасында автомобильнең тормоз юлы сизелерлек арта. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылыкны кире кайтара торган элементлар беркетергә. Җәяүлеләргә киңәш ителә: 1. Урамнар һәм юллар аша чыкканда бик игътибарлы булу; 2. Урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына кисеп чыгарга, күз күреме җитәрлек булмау һәм юл өслеге тайгак булу аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәклеген истә тотарга; 3. Машина йөрү өлешен кичү өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланырга; 4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны кичмәскә; 5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә; 6. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылыкны кире кайтара торган элементлар беркетергә. Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International