Яшен вакытында:
Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр ява башласа, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта аның узганын көтегез. Автомобильдә дә сәфәрне дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә бозылулар булырга мөмкин. Туктап машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яңгыр узганны көтәргә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында сез ачыклыкта булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булу мөһим.
Мөмкин булса, ерак сәфәрләргә барудан тыелыгыз. Җил көчәйгәндә: 1.Биналардан чыкмаска киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил сез урамда вакытта чыкса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталар, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил сындырган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч. 6. Югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил өзеп алган түбә һәм лепка декоры элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә яки ремонтлана торган биналар янында арта. 7. Йортның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк. 8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны кичмәскә, чөнки юлның тайгак өслеге аркасында автомобильнең тормоз юлы сизелерлек арта. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылыкны кире кайтара торган элементлар беркетергә. Боз яуганда: Әгәр дә сез автомобильдә булсагыз, тәрәзләрдән ераграк булырга тырышыгыз, аларга аркагыз белән борылырга (салон үзәгенә йөз белән) һәм күзләрегезне кулларыгыз яки киемнәрегез белән капларга кирәк. Әгәр сезнең белән кечкенә балалар булса, аларны үз тәнегез белән капларга һәм шулай ук күзләрне йә кием, йә кул белән капларга кирәк. Иң яхшысы идәнгә яту (әгәр салон габаритлары рөхсәт итсә). Әгәр сез автомобильдә хәрәкәт итәсез икән, хәрәкәтне туктатыгыз. Ләкин алдан карагыз (күз күреме мөмкинлек бирсә), якында гына ышык урыннар (күперләр, эстакадалар, гаражлар, ябык стоянкалар) юкмы. Якын-тирәдә ышык урын булмаса, машина юлы уртасында булмавыгызга инаныгыз һәм, мөмкин булса, юл кырыена чыгыгыз. Ләкин юл читенә (бигрәк тә түбәнлеккә) чыгу куркыныч булуын исәпкә алырга кирәк, чөнки ул көчле явым-төшемнәр һәм су басу ихтималы булганда юылырга мөмкин. Шулай ук боз җыелган урыннарга да кермәгез, чөнки сезнең автомобиль идарә итүчәнлеген югалтырга мөмкин. Бернинди очракта да боз вакытында автомобильдән чыкмагыз! Шуны истә тотыгыз: боз явуның уртача озынлыгы якынча 6 минут тәшкил итә, һәм бик сирәк ул 15 минуттан да озаграк дәвам итә. Әгәр боз сез бинада вакытта яуса, тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк йөрегез һәм өйдән чыкмагыз. Электр приборларыннан файдаланмагыз, чөнки боз гадәттә яшен белән бергә була. Әгәр боз сез урамда чакта яуса, ышык урын сайларга тырышыгыз. Югыйсә, башыгызны боз тишүе ихтимал . Санаулы минутларда су белән тулып, кискен агымга әверелергә мөмкин булган иңкүлекләргә, яисә боз катламы әйләнә-тирәдәгегә караганда калынрак булган урыннарга кермәгез. Агачлар астында ышык урын табарга тырышмагыз, чөнки аларга яшен эләгү куркынычы гына түгел, ә эре боз бөртекләренең агач ботакларын сындыру куркынычы да зур, бу сезгә өстәмә зыян китерергә мөмкин. Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.