Драматург Илгиз Зәйниев

2014 елның 7 ноябре, җомга


Район халкы әле дә булса Галиәскәр Камал театры куйган спектакльдән алган тәэсирләр белән яши.

Татарстанның күренекле артистлары якташыбыз, актер, драматург Илгиз Зәйниевнең «Бабайлар чуагы» («Соңлаган җәй») лирик комедиясен сәхнәгә куйдылар.
Спектакль барганда да, аннан соң да Илгиз үзен тыйнак тотты. Әмма без Илгиз белән әңгәмә кору, талантлы актер һәм режиссерның иҗат юлын ачу бәхетенә ирештек. Шуны әйтергә кирәк, безнең газета Илгизнең уңышларын күзәтеп бара – ул безнең хәбәрчебезгә үзенең иҗади биографиясе башланганда, сигез ел элек Казан мәдәният һәм сәнгать институты студенты булганда ук интервью биргән иде.

Кыскача сораштыру

Йолдызнамә буенча кем?
Игезәкләр йолдызлыгы астында туганмын

Синең тормышыңда төп урынны алып торган кешеләр?
Туганнарым, хатыным, кызым.

Барыннан да күбрәк нәрсәдән куркасың?
Үзеңә-үзең бәя бирүдән.

Буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең?
Буш вакытым бөтенләй юк, баш-аягым белән эшкә чумган кеше мин.

Гаилә хәлең?
Өйләнгән, шигырьләр язарга яраткан хатыным белән кызчыгыбыз Гәүһәрне тәрбиялибез.

– Иҗат юлың турында сөйләсәң иде

– Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлар әзерли торган бүлеген тәмамлаганнан соң (Ф.Р.Бикчәнтәевта белем алдым), мин режиссерлык бүлегенә укырга кердем һәм аны да уңышлы тәмамладым. Галиәскәр Камал исемендәге театрда беренче ел режиссер булып эшлим. Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча «Мәхәббәт мәңгелек», үземнең «Мәхәббәт FM», Шекспирның «Ричард III» спектакльләрен сәхнәгә куйдым. Спектакльләр Татарстан, Башкорстан тамашачыларына тәкъдим ителә.

–Сиңа мондый талант кемнән күчкән, боларның барысы да нәрсәдән башланды?

–Сүземне шуннан башлыйсым килә, безнең гаиләбез зур, яраткан әбиебез Разыя, әти-әни, абый һәм ике өлкән апам. Әни – ипи пешерү заводында, әти тракторда эшләде. Әтием бераз гармунда уйный, укырга ярата, бәлки менә шулар да миңа иҗат юлын сайлауда этәргеч булгандыр. Ә аны ачарга миңа Карасу мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Базарбаевна ярдәм итте. Минем балачак хыялыма беркем дә каршы килмәде. Башлангыч сыйныфларда әкиятләр, хикәяләр яза идем. Бервакыт мәктәптә Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасын уйнадык. Шуннан соң мине, ни өчен әле үзебезнең авыл турында пьеса язмаска, дигән уй борчый башлады. Мин аны язарга керештем, әмма аны мәктәп сәхнәсендә дә күрсәтеп булмады... Унбиш яшемнән пьесалар яза башлавымны туганнарым да, дусларым да беләләр иде. 2002 елда «Җәйге төннәрдә...» исемле беренче пьесамны яздым. Шул елны Нурлат шәһәренә мәдәният институтының актерлар әзерләү бүлеген пропагандалау максаты белән Галиәскәр Камал театры килде, абыем актерлар белән танышып, минем пьесаларымны аларга күрсәтте... Барысы да менә шулай башланып китте. Минем «Мәхәббәт турында сөйләшик» исемле беренче пьесам, миңа унҗиде яшь булганда Камал театры сәхнәсендә куелды. Камал театры сәхнәсендә шулай ук «Кыр чәчәкләре», «Люстра», «Бабайлар чуагы», «Мәхәббәт FM», балалар өчен «Балакай», «Монстр белән уен» спектакльләрем уйнала.


–Сәхнәдә барыннан да бигрәк нинди темаларны ачып бирәсең килә?

–Нигездә, күбрәк нәрсә кызыклы, шуны күрсәтәсе килә. Әйтик, кемнедер сәясәт кызыксындыра, ә миңа демократия күбрәк ошый, гомумән алганда сәнгать ул үзеңнең фикереңне тормышка бәйләп әйтеп бирүдән тора.


–Һөнәр сайлауда кемне үзегезнең остазыгыз итеп күрәсез?
–Галиәскәр Камал исемендәге театр режиссеры Фәрит Бикчәнтәев минем өчен остаз да, укытучы да. Без аның белән ун ел таныш инде, мин аңарда башта актерлык, аннан соң институтта режиссерлык осталыгы буенча белем алдым. Бүгенге көндә аның белән бергә бер сәхнәдә эшләвем белән чиксез горурланам.


Людмила ЖАРЕНОВА.
Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International