Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Аксубай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Районның картасы
Аксубай муниципаль районы башлыгы
Идарә итү органнары
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе
Авыл җирлекләре
Аксубай муниципаль районының территориаль планлаштыруы
Район тормышы
Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр
Коррупциягә каршы тору
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Иҗтимагый совет
Профсоюз тормышы
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышлана
Файдалы сылтамалар
Районда эшкуарлык
Конкурслар, игълан
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Районның икътисады һәм күрсәткечләре
Тематик бүлекләр
Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
Кулланучыларның хокукларын яклау
Инициатив бюджет
Муниципаль-хосусый партнерлык
Ситуацион үзәк
Документлар
Гамәлдәге программалар
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының рәсми хокукый мәгълүмат порталында норматив-хокукый актлар
Башкарма комитеныңы карарлары hәм боерыклары
Муниципаль берәмлекләр Советының статус документлары
Авыл җирлекләренең статус документлары
Пресса хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының махсус блогы
"Алар җиңүне якынайттылар" ( БВС җиңү көненә)
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Порядок и время приема граждан
Интернет- кабул итү
Норматив документлар
Кире элемтә
Сайтның терәге
Муниципаль районнар
Аксубай муниципаль районы
Пенсия фонды – изге бурычлар
2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Пенсия фонды Идарәсенең йомгаклау утырышы эшлекле мохиттә узды.
Россия Пенсия фонды Идарәсенең Аксубай районы буенча бүлегенең узган елгы эш нәтиҗәләре белән аның җитәкчесе Владимир Тимофеев таныштырды.
– Узган ел коллектив өчен бик әһәмиятле ел булды, – дип ассызыклады ул. – Алга куелган бурычны без тулы күләмдә үтәдек.
Пенсия фондының район бүлеге гражданнарны пенсия белән һәм социаль тәэмин итү буенча дәүләт бурычларын вакытында үтәде. 8811 гражданга өзлексез рәвештә пенсия һәм пособияләр түләнде. Түләүләрнең гомуми күләме – 1041 миллион сум, бу сан 2013 ел белән чагыштырганда 26 миллионга күбрәк. Пенсия белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү буенча максатчан эш алып бару сәбәпле, 2013 ел белән чагыштырганда барлык пенсияләрнең уртача күләме 9,1 % ка арткан һәм ул 8.840 сум тәшкил итә.
Пенсия фонды бюджетына 182 миллион сум күләмендә иминият кертеме түләнгән, мәҗбүри медицина иминиятенә 38 миллион сум акча кергән. Шул сәбәпле район пенсия бүлеге иминият кертемнәре җыю буенча планны 101 һәм 104 процентка үтәгән. Соңгы биш елда тупланган иминият кертемнәре күләме 78 % ка арткан. Утырышта хәл итәсе сорауларга да кагылдылар.
– Район учреждениеләре һәм оешмаларында электрон түләү эшләре буенча хезмәт күрсәтүдә кыенлыклар бар, – дип билгеләп үтте ПФР Идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев. – Кызганычка каршы, кадрлар бүлеге хезмәткәрләре белән семинарлар уздырылса да, күп очракта, район үзәк хастаханәсеннән кала, пенсионерлар пенсия билгеләү өчен документларны үзләре алып киләләр.
Архив бүлеге җитәкчесе Гүзәл Хамәтшина пенсия фондының башкарма комитетның архив бүлеге белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә тукталды.
– Хезмәт стажын билгеләүгә кагылышлы проблемалар килеп чыга, чөнки барлык предприятиеләрдә дә архив документлары юк, – дип ассызыклады ул. УРСЖ, МПП ТКХ, “Актай“ ҖЧҖ не (җитештерү предприятиесе) мисал итеп китерергә була. Йомгаклау утырышында Пенсия фондының район прокуратурасы, салым инспекциясе белән тыгыз элемтәдә торуына анализ ясалды.
Утырышта катнашкан ПФР төбәк бүлегенең иминият кертемнәре җыюны оештыру бүлеге җитәкчесе Ирина Титова Аксубай бүлеге коллективы эшенә югары бәя бирде.
– Сезнең хезмәт халык иминлегенә юнәлтелгән, – дип билгеләп узды үзенең чыгышында район башлыгы Камил Гилманов. – Өлкән буын вәкилләренең мул тормышы сезнең һөнәри осталыгыгызга бәйле. – Район җитәкчесе барысына да пенсия тармагына бәйле үзгәрешләрне тормышка ашыруда ирешкән уңышлары өчен рәхмәт белдерде.
Зинаида Леонтьева. Автор фотосы
Мәгълүмат
http://aksubayevo.ru/tt/
сайтыннан алынды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Бүген аппарат киңәшмәсендә гадәти булмаган кунаклар — өлкән сыйныф укучылары Дмитрий Яшаков һәм Максим Узяков булды
Ресми
Республика маркетинг үзәге
Икътисад
«ЭКОяз-2026»республика конкурсы
Инфраструктура
Хөрмәтле гражданнар!
Опека
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз