Президент медальләр тапшырачак

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
“1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына“ медальләрен тапшыру тантанасында безнең районнан Николай Андреевич Янилкин катнаша.
Николай Андреевич – тыл хезмәтчәне, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында данлы хезмәте өчен“, “Интернационалчы“ медальләре белән бүләкләнгән, хәрби дәрәҗәсе – майор. Аның гомуми хезмәт стажы 52 ел (!), шуның 44 елын ул мәктәптә башлангыч хәрби белем бирү укытучысы булып эшли. Юбилей медальләре тапшыру тантанасы Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International