Ел ир-атларына – җиңү алиһәсен

2015 елның 24 феврале, сишәмбе

Ватанны саклаучылар көнендә Аксубайда һөнәрләрендә иң яхшылар дип табылган ир-егетләргә Җиңү алиһәсе сыны –Ника тапшырылды.
Районның төп сәхнәсендә Мәдәният йорты һәм “ТАТМЕДИА“ ААҖ филиалы район газетасы редакциясе белән уртак эшләнгән “Ел ир-аты“ проектының беренче дәгъвачыларын менә шулай бүләкләделәр. Һәр тармак үзенең лаеклы кандидатларын тәкъдим итте – сәхнәдә авыл җирлекләре башлыкларын, җитәкчеләрне, спортчыларны, медицина, мәдәният, мәгариф, авыл һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен, эшмәкәрләрне, полиция хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.


Батыр булып тумыйлар
Тантана башында иң беренче булып сәхнәгә Ватанга хезмәт иткән һәм моны хәзер дә дәвам итүче погонлы кешеләр – Анатолий Молоствов, район башлыгының мобилизацияләү эшләре буенча ярдәмчесе полковник Рәшит Гәрәев һәм район хәрби комиссары подполковник Рәшит Фәсхетдинов чакырылды. Район башлыгы аларга Ватанга тугры булганнары, илгә хезмәт итүләре һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә үзләреннән саллы өлеш керткәннәре өчен муниципаль район Советы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.


–Шунысы сөенечле, безнең яшь буын да, өлкән буын вәкилләре кебек, Ватан алдындагы бурычларына һәм биргән антларына тугры – безнең район егетләре хезмәт иткән хәрби частьлардан аларны мактап язган Рәхмәт хатлары даими килеп тора, – диде район башлыгы Камил Гилманов. – аларга өлге булырлык, үрнәк алырлык кешеләр бар.

Сәхнә түренә 2014 елда Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр – Мюд поселогыннан бертуган Игорь һәм Денис Жуковлар, Татар Сөнчәлесе авылыннан Илдус Питукин чакырылды. Алар армиядә хезмәт итәргә хыялланган Антонга армиянең нәрсә икәнен, анда хезмәт итү уңышлы үтсен өчен көчле һәм ныклы булырга кирәклеге турында сөйләделәр. Моның өчен үзеңне алдан ук физик яктан әзерләргә кирәк.
     Хәрби комиссар, Ватанны саклаучы исемен лаеклы йөртеп, ил алдындагы бурычларын намус белән үтәп кайткан егетләрне шәхсән үзе тәбрикләде.
     Никаны – лаеклыларга, һөнәрләрендә иң яхшы дип табылган ир-егетләрне бүләкләү тантанасы барысы өчен дә дулкынландыргыч булды. Сәхнәгә күтәрелгән дәгъвачылар өчен дә, җиңүчеләрнең исемнәре язылган конвертны ачучы җитәкчеләр өчен дә. Тантананы алып баручылар Ольга Копонева һәм Ирина Салахова һәр дәгъвачы турында кайда хезмәт итүеннән башлап, бүгенге көндә нинди вазыйфа биләвенә кадәр сөйләп, иң лаеклыларга бүләкләр тапшырдылар. Әмма Ника һәр тармакта бары тик бер генә кешегә тапшырылды. Җитәкчеләр арасында “Терәк һәм абруй“ номинациясендә Җиңү алиһәсе сыны “Татавтодор“ ААҖнең Аксубай филиалы директоры Фәнис Сафинга тапшырылды, авыл җирлекләре башлыклары арасында “Хөрмәт“ номинациясендә – Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мөсәбиков, мәгариф хезмәткәрләре арасында “Минем һөнәрем – минем язмышым“ номинациясендә – Иске Мокшино урта мәктәбе директоры Раил Шәрәфетдинов, медицина хезмәткәрләре арасында “Шәфкатьле йөрәк“ номинациясендә – Аксубай район үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм“ станциясе фельдшеры Айрат Дәүләтшин, мәдәният хезмәткәрләре арасында “Мәдәниятне саклаучы“ номинациясендә – Эдуард Ильин, спортчы-тренерлар арасында “Үҗәтлек һәм тырышлык“ номинациясендә – спорт мәктәбе укытучысы Александр Скворцов, юл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында “Юллар – безнең горурлык“ номинациясендә – Сергей Камбулов, эшмәкәрләр арасында “Ирешелгән максат“ номинациясендә – “Семенов“ КФХ башлыгы Валерий Семенов, авыл хуҗалыгы тармагында “Алтын башак“ номинациясендә – “Сөт иле Аксу“ агрофирмасы механизаторы Геннадий Матюшкин, полиция хезмәткәрләре арасында “Бурычка тугрылык“ номинациясендә – Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек башлыгының тыл буенча урынбасары полковник Гомәр Хәйруллин җиңүче дип табылды.

Людмила Жаренова Автор фотосы.
Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International