Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Аксубай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Районның картасы
Аксубай муниципаль районы башлыгы
Идарә итү органнары
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе
Авыл җирлекләре
Аксубай муниципаль районының территориаль планлаштыруы
Район тормышы
Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр
Коррупциягә каршы тору
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Иҗтимагый совет
Профсоюз тормышы
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышлана
Файдалы сылтамалар
Районда эшкуарлык
Конкурслар, игълан
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Районның икътисады һәм күрсәткечләре
Тематик бүлекләр
Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
Кулланучыларның хокукларын яклау
Инициатив бюджет
Муниципаль-хосусый партнерлык
Ситуацион үзәк
Документлар
Гамәлдәге программалар
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының рәсми хокукый мәгълүмат порталында норматив-хокукый актлар
Башкарма комитеныңы карарлары hәм боерыклары
Муниципаль берәмлекләр Советының статус документлары
Авыл җирлекләренең статус документлары
Пресса хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының махсус блогы
"Алар җиңүне якынайттылар" ( БВС җиңү көненә)
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Порядок и время приема граждан
Интернет- кабул итү
Норматив документлар
Кире элемтә
Сайтның терәге
Муниципаль районнар
Аксубай муниципаль районы
Куелган бурыч үтәлде
2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
Погодкин фермер хуҗалыгы язгы кыр эшләрен тәмамлады.
Әлеге эшне фермер бер атна эчендә төгәлләде. Соңгы еллар аеруча да коры булды. Игенчеләр чәчү эшләрен вакытында тәмамлауның ни дәрәҗәдә мөһим икәнен яхшы аңлыйлар.
– Җирнең язгы-җәйге яңгырлар белән туенуына өмет юк диярлек, – диде фермер Петр Погодкин. – Бүген дә уңышка өмет чәчкән вакытта җирнең ни дәрәҗәдә дымлы булуына бәйле. Без бодайны, солы, арпа, борчакны көздән әзерләнеп калган, дымын югалтырга өлгермәгән җиргә чәчәргә тырыштык.
Петр Александрович язгы кыр эшләре кампаниясенә авылдашларын һәм Беловка халкын җәлеп иткән. Георгий Мишин һәм Георгий Погодкинның чәчү комплекслары тулы куәттә эшләде. Чәчүче Владимир Трубкин үзенең тырышлыгы белән аерылып торды. Иген саклау складларында Любовь Мишина, Зоя Трофимова, Мария Мишина эшкә бик җаваплы карадылар. Алар кыска вакыт эчендә орлыкларны эшкәртеп, агулап, машиналарга төяделәр. Федор Евлампьев ГАЗ-53 машинасында берөзлексез чәчү агрегатларына орлык ташыды. Уртак тырышлык белән алар куелган максатка ирештеләр. Соңрак фермер күпьеллык үлән чәчүгә керешәчәк – быел әлеге төр культура участокларын яңартырга кирәк. Чөнки сөтчелек көтүендә терлекләр санының артуы күзәтелә.
Зинаида ЛЕОНТЬЕВА.
Мәгълүмат
http://aksubayevo.ru/tt/
сайтыннан алынды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
декабрь, 2025 ел
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының республика форумы.
Образование
Салым салуның патент системасына эшмәкәрләр өчен үзгәрешләр: керемнәр буенча лимит кертелде.
Налоговая
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре ассоциациясенең еллык съезды уза.
Ресми
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
МЧС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз