Сәламәтлек саклау министрлыгы 2016 елны онкология авыруларына каршы көрәшкә багышлый.
Бу хакта Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Адель Вафин әйтте.
–Үлүчеләрнең гомуми саны белән беррәттән онкология авыруыннан үлүчеләр саны якынча 8 процентка артты, – дип билгеләп үтте министр. – Нәкъ менә шуның өчен 2016 ел онкология авыруларына каршы көрәшкә багышлана. Министр сүзләренә караганда, мәгълүмат кампаниясе һәр кешегә юнәлеш тотачак. – Безнең бурыч – Татарстанның һәр өенә керү, – дип ассызыклады ул.
Татарстан буенча 90 мең кеше онкология авырулары белән исәптә тора. Шуларның 53 проценты авыру ачыкланганнан соң һәм дәвалау срогы биш елдан арткан пациентлар. Алар елына бер тапкыр табибка күренәләр. 13 проценты елына берничә тапкыр медицина күзәтүе үтә. 34 проценты даими ярдәмгә, авыртуны баса торган даруларга мохтаҗ.
Министрлык I һәм II стадиядәге авыручылар санын ачыклауны арттыруны максат итеп куйды. Ә инде моның нәтиҗәсен ул эшкә сәләтле кешеләрнең диспансерлаштыру узуга килүеннән күрә.
Узган елгы Аксубай районы халкын диспансерлаштыру яман шеш диагнозы куелган өч кешене ачыклады.
Рак – ул диагноз, ә хөкем карары түгел, – дип әйтте Адель Вафин.
Министр ракны профилактикалауның кайбер кагыйдәләрен билгеләп үтте: тәмәке тартуны ташлагыз, хәмер кулланганда чамасын белегез, кояш нурлары астында озак торудан сакланыгыз, эш урыннарында сәламәтлек саклау кагыйдәләрен үтәгез (аеруча бу профессиональ эшчәнлекләре канцерогеннар белән бәйле кешеләргә кагыла), дөрес туклану кагыйдәләрен үтәгез, артык авырлыктан сакланыгыз, 45 яшьтән узган ир-атларга – ел саен медицина күзәтүе, 35 яшьтән узган хатын-кызларга – ике елга бер тапкыр, 45 яшьтән узганнарга ел саен УЗИ һәм маммография үтәргә кирәк. 20 яшьтән узган хатын-кызлар ел саен гинекологка күренергә тиеш. Әгәр дә сез гадәти булмаган шеш, кан килү кебек күренешләргә тап булсагыз, һичшиксез, табибка мөрәҗәгать итегез.
Ольга МАКАРОВА
Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru