Ил сакчылары көне алдыннан районда өлкән сыйныф укучыларының Казан югары хәрби комнада училищесы вәкилләре белән очрашуы булып үтте.
Аны “Ватан сакчысы дигән һөнәр бар“ Бөтенроссия мәгълүмати-пропаганда акциясе кысаларында оештырдылар.
Егетләр белән очрашуга рәсми затлар – район җитәкчесе Камил Гилманов, районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов, ЗГВГ һәм Варшава килешүе ветераннарының республика союзы рәисе, запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов, район офицерлары союзы рәисе Николай Прончатов килде.
Очрашу күбрәк төрле буын вәкилләренең дустанә әңгәмәсен хәтерләтте.
–Солдат, яклаучы булу һәрвакытта да абруйлы һәм мактаулы. Бүген хәрби хезмәтнең абруе тагын да үсте һәм күп кенә муниципаль вазыйфаларда, дәүләт структураларында эшләү мөмкинлеге, хәтта югары белем булуга кармастан, бары тик Кораллы Көчләр сафларында хезмәт иткән кешеләргә генә ачык, – дип билгеләп үтте район башлыгы.
Аннан соң ул үзенең хәрби артиллерист булырга хыяллануы турында сөйләде. Хыялы өлешчә тормышка аша – ул артиллерия гаскәрләрендә ике ел хезмәт итеп, Ватанга үз бурычын бирә.
Районның хәрби комиссары билгеләп үткәнчә, бүгенгесе көндә районнан ике егет – курсантлар Яңа Кыязлы авылыннан Герман Захаров, Карасу авылыннан Рәфис Фәхретдинов югары хәрби уку биналарында белем алалар. Герман – Сызрань югары хәрби авиация училищесында очучы һөнәрен үзләштерә, ә Рәфис Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясендә укый.
Рәшит Фәсхетдинов өлкән сыйныф укучыларын хәрби уку биналарына укырга керү шартлары белән таныштырды. Быелгы чыгарылыш укучыларына Казан югары хәрби команда училищесы турында фильм күрсәтелде – заманча таләпләр буенча җиһазланган кабинетлар, күнекмәләр өчен тренажерлар, полигоннарда ату урыннары, танк гаскәрләре һәм Кораллы Көчләрнең хәрби куәтен күрсәттеләр.
Бүген хәрби һөнәрнең ни дәрәҗәдә абруйлы булуы турында кадр офицеры – Казан югары хәрби команда училищесының икенче курс курсантлары взводы командиры Александр Самсонов солдат һәм хәрби офицерның социаль якланышы турында сөйләде.
–Бүген мине дәүләт фатир белән тәэмин итте, мин лаеклы хезмәт хакы алам, эш белән тәэмин ителдем, – дип сөйләде офицер.
Курсантлар – Азамат Берсеков һәм Илгиз Ибраһимов, хәрби училищеда укуның артык авыр түгеллеге, хәтта гади тормыш шартлары белән чагыштырганда, күпкә кызыклырак һәм мавыктыргыч булуы турында сөйләделәр.
Азамат Кабардино-Балкариядән Казанга укырга килгән.
– Курсант, ә аннан соң Россия армиясе офицеры булу – Ил сакчысы буларак, әти-әниең өчен дә, үзең өчен дә зур горурлык. Хәрби белгечлек алу – ул тормыш мәктәбе, һәр ир- егетнең изге бурычы, – дип горурланып сөйләде курсант Берсеков.
Курсант Ибраһимов егетләргә училищеда укуларның ничек баруы, көн тәртибе һәм режимы, яшәү шартлары турында сөйләде.
– Хәтта казармада яшәү шартлары да (кубрикларда 4 нче курс курсантлары гына яши) – бөтен нәрсә шәхси. Хәтта ашханәдә менюны без үзебез сайлыйбыз. Ә курсант стипендиясенә мин үземнең йөргән кызымны ресторанга да алып бара алам, – дип сөйләде икенче курста белем алучы курсант.
Өлкән сыйныф егетләре алдында генерал-майор Анатолий Молоствов та чыгыш ясады, граҗданнар һәм хәрби вузларда белем алу аермаларын чагыштырды. Мисалга, студент бюджет бүлегенә укырга керә алмаса, әти-әнисенә яшәү һәм туклану өчен ай саен дистәләгән мең сум акча сарыф итәргә туры килә.
– Моңа өстәп, диплом алганнан соң бер генә дәүләт вузы да үз студентларын эшкә урнаштырмый, җитмәсә, диплом алган белгеч, кагыйдә буларак, эш стажы һәм тәҗрибәсе булмау сәбәпле, минималь эш хакы ала. Гражданлык белгечләренең күпчелеге хезмәт базарында бөтенләй дә таләп ителми. Ә инде хәрби белгечлек алган кеше эш урыны белән тәэмин ителә, дәүләт аларны шәхси торак, лаеклы хезмәт хакы һәм социаль түләүләр белән тәэмин итә, – дип тәмамлады чыгышын генерал.
Отставкадагы полиция полковнигы Николай Прончатов егетләргә үзенең хәрби флотта хезмәт итүе турында сөйләде.
Егетләр һәм чыгыш ясаучылар арасында әңгәмә башланды, ә инде кем хәрби булырга тели, дигән сорау яңгырагач – сигез кеше кул күтәрде, калганнары соңгы нәтиҗәгә килү өчен әти-әниләре белән киңәшләшергә вәгъдә иттеләр. Очрашуда катнашучыларның һәркайсының күңелендә очкын кабынды, аларның барысы да хәрби булмаса да, әлеге очрашу һәр өлкән сыйныф укучысы күңелендә погонлы кешеләргә карата ихтирам һәм горурлык хисе уятачак. Яклаучы булып тумыйлар, дип тикмәгә генә әйтмиләр. Яклаучы булу теләге нәкъ менә шундый Ватанга үз бурычларын биргән кешеләр белән очрашудан соң туа. Аларның күңелендә тагын бер мөһим эш – яшь буынны ватанпәрвәр итеп тәрбияләү бурычы тора.
Людмила ЖАРЕНОВА. Автор фотосы.
Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru
Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды