Фитофтора – куркыныч һәм мәкерле

2016 елның 28 июне, сишәмбе

Йорт яны участогында яшелчәләр үстерү – күпчелек хуҗабикәләрнең яраткан шөгыле.

Әмма уңыш яхшы һәм мул булсын дисәң, бакчачылыкта тәҗрибә һәм белем дә кирәк. Шул исәптән үсемлекләрне авырулардан һәм корткычлардан саклауга бәйле дә. Россельхозцентрның Аксубай бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов белән очрашу темасы нәкъ менә җимеш бирә торган культураларның төрле авырулар белән зарарлануына кагылды.

– Габдерәшит Шәйхетдин улы, бакчачылар һәр җәй үсемлекләрнең фитофтора белән авыруы турында сөйлиләр.

– Бу үсемлекләрнең гөмбәчек авыруы белән авыруы, алар 40 төрле була. Кызганыч, әлеге гөмбәчек споралары тиз үрчи һәм яшәүгә сәләтле. Температура артык түбән булганда да алар туфракта, җыеп алганнан соң калган үсемлекләрнең сабакларында һәм тамырларында саклана. Яз җитү белән, температура +10 градуска күтәрелгәч, алар актив үрчи башлый. Споралар томат, борыч, баклажан һ.б. барлык үсемлекләрне зарарлый. Фитофтора, зарарланган үсемлекләр яки орлыклар белән ябык теплицаларга да үтеп керә. Яңгырлар вакытында яки су сиптергәндә алар бер түтәлдән икенчесенә күчә. Яфрак читләрендә көрән төстәге тимгелләр пәйда булу – фитофтора белән зарарлануның беренче билгеләре.

– Фитофторага каршы ничек көрәшергә һәм профилактика өчен нинди чаралар күрергә?

– Профилактика – фитофторага каршы көрәштә төп чара. Беренче чиратта әлеге авыруның таралуына мөмкинлек биргән барлык факторларны да юк итәргә. Үсентеләрне саклау өчен, беренчедән, бакча культураларын участокта дөрес утырту. Әйтик, нәкъ менә бәрәңге һәм томатны янәшә утыртырга киңәш ителми, ник дигәндә споралар бер культурадан икенчесенә бик тиз күчә. Фитофтора белән зарарланган үсемлек калдыкларын үз вакытында юк итәргә. Помидорларны, суган, сарымсак, базилик яки чабыр белән бергә утырту яхшырак. Ә күрше түтәлләргә фасоль, кәбестә, салат яки шалкан утыртсаң әйбәт. Туфракта азотлы ашламалар, калий һәм фосфор тиешле күләмдә сакланганда һәм үсемлекнең иммунитеты югары булганда, томатлар авыруга тиз бирешә. Булачак уңышны үсемлекләргә хас куркыныч авырулардан саклауга кыш айларыннан ук керешергә кирәк – орлыкларны эшкәртергә, чөнки еш очракта авырулар нәкъ менә авыру йоктырган җимештән алынган орлыктан тарала. Язын, үткән сезонда түтәлләрдә әлеге авыру чыганагы күзәтелгән булса да, без туфракны химикатлар белән эшкәртергә киңәш итмибез. Иң яхшысы биологик чараларны куллану, аларда патоген гөмбәчекләрнең үсүенә киртә куя торган тере гөмбәчекләр һәм бактерияләр бар. Үсемлек калдыкларын һичшиксез җыеп яндырырга, туфракны казып чыгарга. Күпчелек бакчачылар туфракны фитофторага каршы составында бакыр булган препаратлар белән эшкәртәләр, әмма спораларны 100 процент юк итү мөмкин түгел.

Үсемлекләрне саклауда биопрепаратлар куллану киңәш ителә. Бүгенге көндә куллануда куркынычсыз, экологик тигезлекне торгызуда файдалы булган препаратлар аз түгел. Безнең белгечләр бакчачыларга аларны сайлап алуда һәм җимеш бирә торган үсемлекләрне үстерүгә кагылышлы барлык сораулар буенча да аңлатмалы җаваплар бирә алалар.

 

Фото: hozvo.ru
Зинаида ЛЕОНТЬЕВА әзерләде.

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International