Иске Үзидә – авыл бәйрәме

2016 елның 28 июне, сишәмбе

Бу авыл – районда иң борынгыларыннан берсе. Быел аның оешуына 318 ел тулды.

Авылга хас бөтен гореф-гадәтләр дә, йолалар да бүгенгесе көнгә кадәр сакланып килгән. Биредә атларны яраталар, һәм бу факт авыл бәйрәменең төп үзенчәлеге булды. Җирле ипподром күп санда җанатарларны үзенә җыйды. Алар районның иң җитез чабышкылары һәм күрше район юртаклары катнашкан атлар узышын сокланып күзәттеләр. Дүрт тапкыр үткәрелгән ярыш ат фермаларының иң көчле вәкилләрен ачыклау мөмкинлеге бирде. Борынгыдан килгән йола буенча иң яхшы чабышкы җайдагына милли бизәкләр төшереп чигелгән сөлге тапшырылды. Бүләкне авылдан чыккан Николай Бондарев каладан бәйрәмгә дип махсус алып кайткан.

Мәдәният йорты каршындагы бизәлгән аланда бәйрәм гөрләде. Җыелучыларны район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров кайнар сәламләде. Алар адресына үзенең иң изге теләкләрен юллады.

Авыл көне бәйрәме белән авылдашларын һәм килгән кунакларны Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова да җылы тәбрикләде. Сәхнәдән матур көйләр яңгырады, артистлар очрашуга килгән кунакларга җырларын бүләк иттеләр.

Халык чын күңелдән шатланды, рәхәтләнеп ял итте. Бәйрәм мәйданында, борынгы крестьян хуҗалыгын гәүдәләндереп, авыл өен төзеп куйганнар. Спорт сөючеләрне спорт ярышлары үзенә җәлеп итте, нәниләргә төрле конкурслар һәм уеннар оештырылды. Владимир Орлов, Николай Павлов, Геннадий Петрушков, Виталий Айдов, Аркадий Кузьмин, Петр Львов, Любовь Питимирова һәм башкалар бәйрәмне лаеклы уздыруга үзләреннән өлеш керттеләр. Бәйрәмгә килгән бар халыкның зур әйлән-бәйләнгә басып, уяв җырларын башкарулары – чараның иң дулкынландыргыч мизгеле булды.

Фотогалерея
Зинаида ЛЕОНТЬЕВА.

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International