Беловка авылы оешуга – 95 ел!

2016 елның 28 июне, сишәмбе

Бу көнне Беловка авылы үзәгендә, беркайчан да булмаганча, кеше күп иде.

Аларны бирегә күркәм вакыйга җыйды. Халык бәйрәмне зур хәзерлек белән көтеп алды. Төбәк тарихыннан билгеле булганча, әлеге торак пункт 1921 елда оеша. Белов фамилияле кеше җитәкчелегендә чуаш гаиләләре Яңа Үзи авылыннан аерылып, ерак китмичә, янәшәдә генә урнашырга карар кылалар. Шул вакыттан алып 95 ел үткән. Берничә буын алмашынган. Ләкин Беловка авылы кешеләре үз мәдәниятләрен һәм йолаларын саклап калганнар. Спортта һәм мәдәнияттәге казанышлары белән авыл данын еракларга тараталар. Гәзит битләрендә без Беловка авыл мәдәният йортының иҗат коллективлары, спортчы-чаңгычылар, җиңел атлетчылар, хезмәт кешеләре турында күптапкыр яздык.

Авыл юбилеена багышланган тантананы Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов ачты. Бәйрәм әләмен күтәрү хөрмәтенә Илья Кожеманов һәм Геннадий Селиванов лаек булды. Тантаналы төстә, көчле алкышлар астында авыл аксакалларын, озак еллар бергә кулга-кул тотынып гомер кичергән парларны һәм лаеклы балалар тәрбияләп үстергән гаиләләрне хөрмәтләделәр. Бер генә кеше дә игътибар үзәгеннән читтә калмады – быел юбилейларын, төрле истәлекле даталарны билгеләп үтүчеләрне дә, беренче сыйныфка аяк басучы балаларны да билгеләп үттеләр хәтта. Аларны авыл җирлеге исеменнән истәлекле бүләкләр белән сөендерделәр.

Концерт программасында авыл җырчылары катнашты. Чуаш халык җырлары да, заманчалары да яңгырады. Монда шулай ук татар эстрадасы җырларын да яратып тыңлыйлар – беловкалылар татар җырларын башкаручы Алим Идиятуллинны көчле алкышлар белән каршы алдылар.

Балалар һәм өлкәннәр үзләренең җитезлекләрен һәм көчләрен төрле спорт ярышларында, уеннарда һәм бәйгеләрдә сынадылар.

Фотогалерея


Зинаида ЛЕОНТЬЕВА. Cергей УЛАНОВ фотосы.

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International