“Гаилә китапханәсе“ бүлегендә яшь актерлар чыгышы булды.
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең волонтерлар хәрәкәте катнашучылары яңа ел бәйрәмнәре алдыннан китапханәгә йөрүчеләр өчен чаралар оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм тәкъдим иттеләр. Аларга кышкы каникулларда курчак тамашасы күрсәтү йөкләнде һәм алар иҗади процесска теләп кушылдылар. Волонтерлар “Яңа ел әкияте“ курчак тамашасы тәкъдим иттеләр.
Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды