Тормышны үз көчең белән яхшыртырга

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Районда муниципаль берәмлек Советларының киңәйтелгән утырышлары башланды.

Район җитәкчеләре, район тармаклары вәкилләре һәм авыл кешеләре катнашындагы беренче утырыш Иске Ильдеряк авыл җирлегендә үтте. Авыл җирлеге Советы эшенә уңай бәя бирелде.

Хисап чорында нинди эшләр башкарылган: үзара салым хисабына Иляшкино, Тарханка, Чуаш Енорускиносы, Яңа Ильдеряк авылларында урам юлларын төзекләндергәннәр; зират коймасын яңартканнар (900 метр озынлыкта); җирлек территориясендә чүплек мәйданчыклары тәртипкә китерелгән; 3 буа буылган; 3 электр энергиясен исәпләү җиһазы, бер урамнарны яктырту буенча фотореле һәм 3 яңа яктырту ноктасы урнаштырылган, Иске Ильдеряк күп функцияле үзәккә дәүләт теркәве үткәргәннәр һәм милеккә теркәгәннәр; үзәк биләмә паркында 100 төп агач утыртканнар. Шулай ук Тарханкада, Чуаш Енорускиносында чишмәләр төзекләндерелгән; Иске Ильдеряктә, Кече Сөлчә елгасы аша сезонлы күпер төзегәннәр, Чуаш Енорускиносында Кара Чишмә елгасы аша салынган күпер капиталь ремонтланган, шулай ук 12 метр озынлыктагы кичү дә төзекләндерелгән; торак пунктларда өлешчә карт агачлар киселгән. Боларның барысы да бюджет хезмәткәрләре һәм авыл халкы көче белән башкарылган.

Агымдагы елга билгеләнгән планнар: Иске Ильдеряктә суэтем трассасын капиталь ремонтлау, Киса янына таба Кече Сөлчә елгасы аша сезонлы кичү төзү, шулай ук Ленин урамында Үтеш елгасы аша чокыр аша кичүне төзекләндерү. Чуаш Енорускиносы һәм Тарханка авылларында чишмәләрне төзекләндерү эшләрен дәвам итү, үзара салым акчасына барлык торак пунктларда да юлларга вак таш салу, Тарханкада суэтем башнясы урнаштырып, скважинаны ремонтлау. Балалар бакчасы бинасының тузган хәлдә булуы, Чуаш Енорускиносында авыл клубының тиешле таләпләргә туры килмәве бүгенге көндә авыл җирлегендәге төп проблемалар булып санала. Аларга кагылышлы карарлар кабул ителгән – киләчәктә яңаларын торгызу.

Зинаида ЛЕОНТЬЕВА. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International