Куркыныч сыекча

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Роспотребнадзор Идарәсе республикада составында спирт булган продукция сатуны күзәтүне дәвам итә.

Ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, тикшерүләр барышында 2ннән 5 гыйнварга кадәр Яр Чаллы, Зәй шәһәрләре һәм Актаныш районы кибетләрендә туңмый торган кеше сәламәтлеге өчен куркынычлы тәрәзә югыч сыеклыклар табылган: ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе 6 гыйнварга хуҗалык итүче 71 объектта планнан тыш тикшерүләр үткәрде. Барлыгы 36 сынау алынган, шуның 13е – парфюмер-косметик продукция, 23е – көнкүреш химиясе товарлары. Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча анализга алынган 5 төрле туңмый торган тәрәзә югыч сыекчаның таләп нормаларына җавап бирмәве (метанолның чамадан тыш югары булуы) ачыкланган һәм шуңа бәйле 621,30 литр продукция сатудан алынган. Планнан тыш тикшерүләр һәм объектларны мониторлаштырулар дәвам итә.

 

Фото: 360tv.ru

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International