Хуҗалык алып бару – табышлы

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Узган 2016 ел Иске Ибрай авыл җирлегенә бик күп позитив үзгәрешләр алып килде.

Үзара салым акчасына 42 урам яктырткычы, бишенче үткәргеч сузу өчен 1200 метр озынлыгында үткәргеч сатып алганнар, 3 янгын гидранты урнаштырганнар, хуҗасыз этләрне аулау оештырылган, авыл урамнарына салу өчен вак таш сатып алганнар һәм аларны кертү эшләрен башлаганнар. Сатып алынган вак ташның гомуми күләме 1.656 тонна. Яңа елга кадәр 40 тоннасы кертелгән, бу эш февральдә дәвам итәчәк.

Агымдагы елда авыл җирлеге территориясеннән көнкүреш калдыкларын җыю өчен трактор арбасы сатып алу; санитария иминлегенең барлык таләпләренә туры китереп үләт базы төзү; ике суэтем башнясы территориясен тотып алу, яңа урам яктырткычлары сатып алу һәм янып чыкканнарын яңаларына алмаштыру планлаштырыла. Җылы сезон башлану белән авыл эчендәге урамнарны төзекләндерү дәвам ителәчәк. Авыл мәдәният йорты һәм урта мәктәп биналарын ремонтлау мәсьәләсе ачык кала бирә.

Иске Ибрай авылында шәхси ярдәмче хуҗалык уңышлы үсеш ала. Искеибрайлылар сөт һәм ит сатудан 20 миллион сумлык табыш алган. Район башлыгы Камил Гилманов киңәйтелгән утырыш соңында Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголовка Казанда оештырылган ярминкәләрдә актив катнашкан өчен шәһәр башлыгы Илсур Метшиннан Рәхмәт хаты тапшырды.


Зинаида ЛЕОНТЬЕВА. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International