Депутат кабул итте

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Аксубайда РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның ярдәмчесе халыкны кабул итте.

Аңа мөрәҗәгать итүчеләр шәхси сорауларын да бирделәр, иҗтимаги мәсьәләләр белән дә килделәр. Энергетика ветераны Анатолий Копанев сугыш ветераны толына һәйкәл куюны үтенде, савгачлыларга елга аша күпер кирәк. Район халкы фермер хуҗалыгын ачуга, җирне рәсмиләштерүгә бәйле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Депутат ярдәмчесе Евгения Серебрякова кабул итүгә килгән кешеләрнең һәркайсын игътибар белән тыңлады. Үтенечме ул, тәкъдимме яки гозерме – барысы да игътибарга алынды һәм алар алга таба карарлар кабул итү өчен депутатка шәхсән тапшырылачак.


Людмила ЖАРЕНОВА. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International