Үзеңнән башларга кирәк

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов һәм министр урынбасары Алмаз Минеголов экология дәресендә катнаштылар.

Дәрес Аксубай 3нче мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары катнашында үтте. Экодәресне биология укытучысы Татьяна Дәүләтшина үткәрде. Балаларга экологик вәзгыять турында фильм күрсәтелде. Иҗади төркемнәр дәрес барган вакытта экология проблемаларын мәктәп күләмендә хәл итү проектларын әзерләделәр. Мисалга, беренче төркем хуҗасыз этләр проблемасына игътибар итте. Икенче команда мәктәптә һаваны чистарту ысулларын тәкъдим итте. Өченчеләре чисталык һәм тәртип саклау белән кызыксындылар Укытучылар һәм рәсми затлар да укучылар белән беррәттән билгеләнгән темага чумып, сорауларга җаваплар бирделәр. Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Алмаз Минеголов республиканың экологик торышы, хөкүмәтнең аны яхшыртуга бәйле программалары хакында сөйләде. – Беренче чиратта үзеңнән башларга кирәк, – диде дәрестә Камил Гилманов. – Үзебезне һәм иптәшләребезне чисталыкка өйрәтеп, без районны, республиканы, планетаны тәртиптә тотабыз. Ул экология торышын яхшырту өчен районда нинди эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Парклар, чишмәләр төзекләндерелде, буалар чистартыла. Район башлыгы шулай ук киләчәккә бурычларга да тукталды. Беренче чиратта, бу “Чиста су“ программасын тормышка ашыру, агач утыртуны дәвам итү, елга ярларын чистарту һ.б. Рәсми затлар мәктәп китапханәсенә Татарстан хайванннар дөньясының сирәк төрләре турында бай энциклопедия бүләк иттеләр.


Ольга МАКАРОВА. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International