Аксубайлыларны сенатор кабул итте

2017 елның 28 апреле, җомга

Аграр азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану буенча Федерация Советы Комитеты әгъзасы Илдус Әхмәтҗанов Аксубайда гражданнарны кабул итте.

Сенаторга кабул итүгә җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары һәм районның гади халкы килде. Сораулар төрле булса да, алар шәхси мәсьәләләргә түгел, ә җәмгыятькә кагылды. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе вәкиле Усман Нигъмәтуллин, мисалга, халыкка күлләрне милеккә теркәп, балыкчылыкны үстерү белән шөгыльләнү мөмкинлеге тусын өчен, канунга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Башкарма комитет вәкиле Илдар Ислямов сенаторга Аксубай бистәсендә Сөлчә елгасы юлын турылау мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Илдус Әхмәтҗанов, андый проект күп чыгымнар таләп итә һәм ул федераль дәрәҗәдә чишелергә тиеш, дип белдерде.

Федерация Советы әгъзасына самбочылар һәм дзюдочыларның ата-аналары да мөрәҗәгать итте. Россия һәм хәтта дөнья чемпионнарын тәрбияләгән тәҗрибәле тренер Александр Скворцов кулы астында балалар яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Ләкин транспортка бәйле мәсьәлә борчу тудыра. Ата-аналарга балаларны ярышларга шәхси автомобильләрдә йөртергә туры килә. Ата-аналар комитеты балаларны йөртүгә автобус алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин ел саен ташу вакытында су астында калган һәм тиздән ябылу куркынычы янаган күперне капиталь ремонтлауга ярдәм сорап килгән. Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова Яңа Мокшино авылына кадәр юл салу проблемасын күтәрде. Ахматка авылына юл салу мәсьәләсе белән Иске Мокшино мәктәбе директоры Раил Шәрәфетдинов тә мөрәҗәгать итте.

Мөрәҗәгатьләрнең күбесенә гамәлдә булган кануннар нигезендә аңлатмалар бирелде, кайберләрен Илдус Әхмәтҗанов җентекләп өйрәнеп һәм аларны хәл итүдә көченнән килгәнчә ярдәм итәргә сүз бирде.

Район башлыгы Камил Гилманов белдергәнчә, сенаторның Аксубайга беренче килүендә Емелькино авылына юл салу мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иткәннәр. Күргәнебезчә, эш урыныннан кузгалды, һәм бүгенгесе көндә Емелькино авылына кадәр юл салуга 168 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Моннан тыш сенатор районда барган позитив үзгәрешләрне дә билгеләп үтте.

– Кечкенә генә районның дөнья чемпионнары үстерүен күрү сөендерә, – дип белдерде Илдус Тәлгат улы.

Ул барлык мөрәҗәгатьләрне дә шәхси контрольгә алырга вәгъдә бирде.


Ольга МАКАРОВА. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International