Афәрин, кызлар!

2017 елның 2 июне, җомга

Аксубайның кызлар футбол командасы Татарстан беренчелегеннән бронза медаль алып кайтты.

 Кызлар арасында “Күн туп“ клубы призына ярышлар Алабуга шәһәрендә узды. Аксубай кызлары финал уеннарында иң көчле командалар арасында көч сынашты. Беренче уенда Казанның Вахитов районыннан килгән команда белән очрашу тигез исәп белән тәмамланды. Казанның “Мотор“ командасы белән икенче очрашу да иң көчлеләрне ачыклый алмады. Аннан соң кызлар Әгерҗе командасын 6:0 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Ләкин Яр Чаллы командасына оттырдылар. Нәтиҗәдә өченче урынга чыктылар. Аксубай данын ДЮСШ тренеры Валерий Павловта күнекмәләр алган спортчылар Аксубай лицее укучылары Мәликә Галимова, Марина Петрова, Кристина Семенушкина, Зөлфия Мәхмүтова, Камилла Парфенова, Наталья Герасимова, Лилия Тихейкина, Виктория Орлова, Ангелина Яругина һәм Аксубайның 3 нче мәктәбендә белем алучы Алина Яругина һәм Анастасия Федорова якладылар.


Ольга МАКАРОВА.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International