Дәресләрен рәхмәт әйтеп искә алалар

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Авыл мөгаллименең хезмәте авыр да, шул ук вакытта мактаулы да.

Мәгариф ветераны Геннадий Леонтьев бу эшкә 40 елдан артык гомерен багышлады.

Язмыш аны бала чагыннан ук иркәләми. Әтисе фронттан әйләнеп кайтмый һәм шул рәвешле ул өйдә әнисе өчен бердәнбер ир-ат һәм терәк була. Һөнәрне дә әнисе сукмагыннан китеп сайлый. Гаиләдә белемгә зур урын бирелә. Савгач урта мәктәбендә ул белем биргән физика фәне – катлаулы һәм кайбер укучылар өчен көч куюны таләп иткән дәрес. Аның элеккеге укучылары физика дәресен бүген дә хәтерлиләр. Дәрестә боргаланып, шаярып утырырга вакыт булмый. Геннадий Павловичның җитди карашы укучыларны бик тиз урынга утырта. Ул белем биргән буын вәкилләре мөгаллимне рәхмәт һәм хөрмәт белән искә алалар. Ул алар алдында физика фәнен һәм белем ишекләрен генә ачып калмыйча, үзенең шәхси үрнәгендә максатка омтылучанлык, үҗәтлек сыйфатлары да тәрбияли. Геннадий Павловичның кайбер укучылары остазларының эшен уңышлы дәвам итүчеләр.

Геннадий Павлович озак еллар Савгач урта мәктәбен җитәкләде. Укытучылар коллективында аны гадел һәм принципиаль, бөтен күңеле белән яраткан эшенә тугры кеше буларак ихтирам итәләр.

Хезмәт көннәре, физика дәресләре күптән артта калды инде. Геннадий Павлович озак еллар лаеклы ялды. Бүгенге көндә аның шатлык-мәшәкате – яраткан оныклары.


Зинаида ЛЕОНТЬЕВА.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International