Механизатор-хатын-кызга – 90 яшь

2017 елның 25 августы, җомга

Минегаян Камалетдин кызы Мөхәммәдиевага бу көннәрдә 90 яшь тулды. 

Юбилярны бәйрәме белән котларга, исәнлек-саулык теләргә һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын  ирештерергә  район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм Карасу авыл җирлеге башлыгы Фәнгат Идиятуллин килделәр. 

Бәйрәм гаеплесе Карасу авылында туып үсә. 1941 елда аңа 14 яшь тула. Аңлашыла ки, ир-егетләр барысы да фронтка китә. Шул вакытта ТАССР актив тыл үзәгенә әверелә. Хатын-кызлар һәм яшүсмерләр станоклар артында, кырда һәм урманда ир-атларны алмаштыралар. Шулай итеп Карасу кызы да Алабуга шәһәрендә механизаторлар курсын тәмамлап тракторчы булып эшли башлый, аннан соң комбайн штурвалы артына  утыра.

– Техниканың кырда туктап калган вакытлары да булгалады, якын-тирәдә беркем дә юк, ремонт эшләрен үзебез башкара идек, – дип сөйли Минегаян әби.

Сугыш тәмамланса да, ир-атлар авылга тиз генә кайтмый әле. Минегаян Камалетдин кызы 8 ел механизатор булып эшли. Борһан атлы тәртипле авыл егетен үз итә ул. Алар 1954 елда авыл советында язылышалар. Колхозда хезмәт куялар. Картлык көннәрендә таяныч булырдай ул үстерәләр. Улы да  тормыш иптәше, балалары һәм оныклары белән гаилә башлыгын юбилее белән котлады.

Минегаян апаның игътибар һәм хөрмәт тоеп яшәве әллә каян күренеп тора. Шуның өстенә аның хәтере дә бик әйбәт. Җор телле апа кунаклар белән уен-көлке белән аралашып, үтелгән гомер елларын хәтерендә яңартты.

Кунаклар бәйрәм гаеплесен юбилее белән тәбрикләп, аңа исәнлек-саулык теләделәр.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International