Аксубайда  «Без коррупциягә каршы»дигән темага КВН узды

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

       Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында район мәдәният йортында район учреждениеләре хезмәткәрләре арасында «Без коррупциягә каршы» дигән темага КВН үткәрелде. КВНда «Буратино» балалар бакчасы җыелма командасы, ДАССО "Аксубай РҮХ", ДАССО "Федоровское картлар һәм инвалидлар интернат-йорты", Аксубай җирлекара үзәк китапханә.  Шаяннар һәм тапкырлар командаларын компетентлы жюри бәяләде.  Бәйге дүрт этаптан торды. Беренче этап - командаларның «Гадел яшә-ачык яшә»дигән сәламләү иде. Командалар команда рухын, яшьләрнең коррупция проблемасына карата үзенчәлеген һәм мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш иде. Икенче этап-өй биреме - «Бирмәскә, алмаска!».    Сатирик һәм юмористик формада командалар проблеманың асылын ачарга тиеш иде.  Өченче этап -  «Син миңа-мин сиңа!».  Соңгы этап булып музыкаль бәйге булды. Танылган эстрада җыры көйләренә катнашучылар конкурс темасына пародия ясарга тиеш иде. Командалар чыгышын 5 баллы система буенча бәяләделәр.

Уен башланыр алдыннан командаларга котлау сүзләре белән җитәкченең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров мөрәҗәгать итте. 

 Командаларның чыгышлары күңелле һәм дәртле булды.  Барысы да тапкырлыкларын күрсәттеләр, чыгышларда юмор һәм фантазияләр күп булды, ә иң мөһиме - алар тамашачыларга өч сәгать яхшы кәеф бүләк иттеләр.

Беренче урынны үзәк җирлекара китапханә командасы яулады, икенче урында-үзәк район хастаханәсе командасы, өченчедә - «Буратино» балалар бакчасы командасы һәм дүртенче урында - Федоровка интернат - йорты командасы.

Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе әлеге конкурсны оештыручы булып чыкты. КВН катнашучыларына призлар, КВНда катнашкан өчен грамоталар тапшырылды. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International