«Укучы әни – укучы ил» республика бәйгесе

2020 елның 16 октябре, җомга

2020нче елның 1нче октябреннән 30нчы октябренә кадәр гомуми белем бирү оешмаларында «Укучы әни ‒ укучы ил» республика бәйгесе үткәрелә.

Безнең районда бәйгенең муниципаль этабы 2020нче елның 21нче сентябреннән 12нче октябренә кадәр узды. Анда 12 мәктәп катнашты. Бәйгегә 4 номинация буенча эшләр кабул ителде. Җибәрелгән эшләргә жюри нәтиҗәләр ясады, җиңүче һәм призерларны сайлады.

«Китап укучы әни» фотографияләр бәйгесе номинациясендә беренче урынны Түбән Баланда башлангыч мәктәбеннән Галләмова Илсөя Ильяс кызы яулады. «Әни укый» видеороликлар бәйгесендә Иске Ильдеряк урта мәктәбеннән Посредникова Елена Александровна җиңүче булды. «Әни белән укыйбыз» видеороликлар бәйгесендә беренче урынны шулай ук Иске Ильдеряк урта мәктәбеннән Нырова Надежда Васильевна алды. «Әни язган иң яхшы әсәр» номинациясендә Яңа Тимошкино төп мәктәбеннән Тербукова Надежда Анатольевна җиңү яулады.

Һәр номинация буенча җиңүчеләрнең эшләре бәйгенең республика этабына җибәрелде. 2020нче елның 23нче октябреннән 30нчы октябренә кадәр жюри бәйгедә җиңүчеләрне билгеләячәк, ә нәтиҗәләр игълан итү 2020нче елның ноябрендә булачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International