12 ноябрьдән 23 декабрьгә кадәр Аксубай муниципаль районында мәктәп укучыларының бөтенроссия һәм республика олимпиадасының муниципаль этабы үткәрелә.
Олимпиада яңа коронавирус йогышы (СOVID-19) таралу шартларында халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә Россия Федерациясе законнары таләпләрен үтәп, район мәйданчыклары базасында үткәреләчәк.