Аксубай районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте.

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Камил Гилманов белән бергә Министр ведомство карамагындагы учреждениеләрдә булды һәм аларның эше белән танышты.

Район Советы бинасында Эльмира Зарипова гражданнарны кабул итте. Эшкә урнашу, ярдәм итү, переквалификация, социаль яклау мәсьәләләре буенча район халкы мөрәҗәгать итте.

– Социаль яклауның барлык чаралары да адреслы характерда булырга тиеш, - дип ассызыклады Эльмира Зарипова гражданнар белән әңгәмә вакытында

Визит ахырында Министр ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Социаль хезмәт күрсәтүдә булган кешеләрне һәм 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны вакциналаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.

Тулырак мәгълүмат: http://aksubayevo.ru/news/news/aksubaevo-posetila-elmira-zaripova

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International