«Ел тәрбиячесе-2022» конкурсының район этабы финалы

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

2021 нче елның 14 нче гыйнварында  «Салават күпере» балалар бакчасы» МБМБУдә  «Ел тәрбиячесе – 2022» Республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Конкурс «Мәгариф бүлеге» МКУ һәм Аксубай муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары Советы тарафыннан оештырылды.

«Ел тәрбиячесе – 2022» конкурсының төп максаты - мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе һөнәренең абруен күтәрү, район мәктәпкәчә белем бирү потенциалын ачу, талантлы педагогларны ачыклау, мәктәпкәчә белем бирүнең инновацион алымнарына, чараларына һәм технологияләренә ярдәм итү, алдынгы педагогик тәҗрибәне пропагандалау һәм тарату.

Район бәйгесе ике этапта узды. Конкурсның читтән торып үткәрелгән турында катнашу өчен 14 педагог гариза биргән. Конкурсның беренче читтән торып үткәрелгән этабы барышында катнашучылар иҗади материаллар һәм педагогик концепцияләр тәкъдим иттеләр. Аның нәтиҗәләре буенча икенче турга 4 педагог чыкты. Финалда алар «Минем педагогик табышым», «Мастер – класс», «Балалар белән педагогик чара» кебек конкурс сынауларында катнаштылар.

Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде. 1 урын – «Радуга» балалар бакчасы тәрбиячесе Ирина Витали Ильина, 2 урын – «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Валентина Петровна Казакова, 3 урын- Казакова, 3 урын-«Буратино» балалар бакчасы тәрбиячесе Надежда Витальевна Нургатина, «Телләр сакчысы» номинациясендә «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Рания Фәрит кызы Равзетдинова җиңде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International