Бөтенроссия Хәтер дәресе кысаларында «Блокадалы икмәк» акциясе

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе
  Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә психолог Н.П.Енизеркина Бөтенроссия Хәтер дәресе кысаларында «Блокадалы икмәк» акциясе үткәрелде. Чараның максаты-Ленинград блокадасындагы тыныч халыкның батырлыгы турында тарихи хәтерне һәм хәтернең интерактив символлары аша фаҗигасен саклап калу.

Акциянең максаты-Ленинград блокадасындагы тыныч халыкның батырлыгы турында тарихи хәтерне  саклап калу. Акциянең төп символы 125 граммлы икмәк кисәге булды, алар балаларга блокада чорында тәүлеклек нормасы күләмен аңлау өчен күрсәтелде. Балаларга «Блокадалы икмәк» нең кисәкләре-ул Бөек Ватан сугышының героик һәм фаҗигале вакыйгалары, ленинградлыларның батырлыгы һәм ныклыгы безнең хәтер, диеп анлатылды.

    Балалар Ленинград блокадасының тарихи фактлары белән таныштылар. Балаларны блокаданы кичергән балалар тарихы бик  дулкынландырды.

 

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International