ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «2022 елда Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының IX сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен үткәрү тәртибен раслау турында» 2022 елның 24 декабрендәге 1775/21 номерлы боерыгы нигезендә, 9 февральдә Аксубай районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә тугызынчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узачак. Йомгаклау әңгәмәсен үткәрүне иҗтимагый күзәтү системасында катнашырга теләүче гражданнарны чакырабыз.
Йомгаклау әңгәмәсен уздырганда җәмәгать күзәтүчеләре булырга теләүче гражданнарга «Мәгариф бүлеге» МКУ (Романов ур., 1 йорт; методик кабинет; 09-00-12-00, 13-00-17-00; тел. 2-92-50) гариза бирергә кирәк. Гаризаны йомгаклау әңгәмәсен үткәрү датасына кадәр өч эш көненнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк (үзең белән паспорт булырга кирәк). Иҗтимагый күзәтүче сыйфатында аккредитация турындагы карар йомгаклау әңгәмәсен үткәрү датасына кадәр бер эш көненнән дә соңга калмыйча кабул ителә.