20 октябрьдә Халыкара пешекче көне билгеләп үтелә!

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

Халыкара пешекче көне-бик яшь бәйрәм, ул 2004-нче елда Бөтендөнья кулинария җәмгыятьләре ассоциациясе тарафыннан оештырылган. Бу көнне ресторанчылар төрле конкурслар һәм тантаналар оештыралар, аларда шеф-поварлар, аш-су осталары, кондитерлар, технологлар, ашханәләрнең ярдәмче персоналы катнаша.

Әлбәттә, бәйрәм Аксубай универсаль  технологияләре техникумы укытучылары һәм студентлары өчен дә үз бәйрәме булып тора, чөнки студентлар пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерә.

Пешекче һөнәре дөньяда иң кирәклеләрнең берсе, цивилизация белән бергә үсеш алган, шуңа күрә аны иң борынгыларның берсе дип атарга мөмкин. Директорның балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Убейкина Татьяна Николаевна һәм производствога өйрәтү мастерлары  һәм уку йорты студентлары белән берлектә «Шеф - повар»акциясен оештырды һәм үткәрде.

Акциянең максаты кешеләргә ярдәм күрсәтү, якланмаган социаль төркем проблемаларына игътибар җәлеп итү, учреждениене социаль юнәлешле итеп күрсәтү.

Студентлар һәм укытучылар – өйдә пешерелгән икмәк, пироглар, татар милли аш - суының иң популяр булган вак-бәлешләр,кабартмалар,  чәк-чәк, баурсак,  кыстыбый, өчпочмаклар, гөбәдия, шулай ук исемле торт әзерләгәннәр.

Иң яхшысы, әзерләнгән продукциянең бер өлеше Украинага махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтү өчен билгеләнгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International