Бүген районыбызда чуваш мәдәниятенең якты һәм үзенчәлекле бәйрәмен - Уяв бәйрәмен бәйрәм итәбез!

2024 елның 29 июне, шимбә
Ул үзенең кабатланмас колориты һәм тирән обряд-шигъри эчтәлеге белән аерылып тора.  Бу бәйрәмдә чуваш халкының җаны, аның табигать белән берләшүе, чуваш игенчелеге, кунакчыллыгы, хезмәт сөючәнлеге һәм күңел киңлеге  яши. Уяв - район халкын һәм анда яшәүчеләрне берләштерүче үзенчәлекле бәйрәм. Ул инде күптән чуаш милли бәйрәме генә булудан туктады. Безнең район - төрле милләт һәм дин кешеләре өчен туган йорт бит, алар күп гасырлар буена биредә тату һәм дус яшиләр. Әйдәгез, бергәләп, тату Уяв әйлән-бәйләненә басабыз. Бу көнне районыбызның, республикабызның һәм Ватаныбызның алга таба үсешенә чиста ниятләр һәм яхшы фикерләр берләшүе белән билгеләп үтәбез!  
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International