Ел саен, октябрьнең соңгы якшәмбесендә, автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе
  Бүген һөнәри бәйрәм уңаеннан атналык киңәшмәдә район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов «Чирмешән автотранспорт предприятиесе»ААҖ автобус йөртүчеләренә намуслы хезмәтләре һәм югары һөнәри осталыклары өчен рәхмәт хатлары тапшырды.⁣ Яхшы эш өчен рәхмәт хатлары алдылар: Шуркин Александр Николаевич, тармакта гомуми стажы 33 елдан артык, хезмәт юлын 1991 елдан башлап Аксубай АТПда автобус йөртүче булып башлаган. 2012 елдан - мәктәп автобусы йөртүчесе. Пикунов Александр Витальевич, 2017 елдан мәктәп автобусы йөртүчесе булып эшли, предприятиедә 7 елдан артык стажы бар. Хәмитов Фәнил Камил улы, 1990 елдан Аксубай районы кулланучылар җәмгыятендә машина йөртүче булып эшли башлаган, тармакта гомуми стажы 34 елдан артык. 2016 елдан автобус йөртүчесе булып эшли.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International