УФАС аксубайлылар белән очраша

2015 елның 7 августы, җомга
ТР буенча монополиягә каршы Федераль хезмәт Идарәсе вәкилләре Аксубай районы халкы белән күчмә очрашу оештыра.

Планда – гражданнарны һәм эшмәкәрләрне кабул итү, муниципалитет хезмәткәрләре белән аралашу, масса-күләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмә, район җитәкчелеге белән очрашу. Очрашу 12 августка билгеләнгән. Татарстан УФАСы гражданнарны шул ук көнне 8.30 дан 9.30 сәгатькәчә Күп функцияле үзәк бинасында кабул итә.

Фото http://primamedia.ru/files/136883.jpg сайтыннан алынды
Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru
Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International